16+

К.Тинчурин театры Хәй Вахитнең 1956 елда сәхнәләштерелгән әсәрен кабат куя

9 - 10 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонның чираттагы премьерасын - драматург Хәй Вахит пьесасы буенча куелган “Яшерен эзләр” спектаклен тәкъдим итә.

 Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәләштерә. Мелодрамада Татарстанның халык артистлары Зөфәр Харисов, Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Зөлфия Вәлиева, Ирек Хафизов, шулай ук театрның яшь артистлары Зөлфәт Закиров, Гүзәл Галиуллина, Ландыш Ибәтуллина һәм Лилия Камалиева катнаша.

“Яшерен эзләр” пьесасы 1956 елда язылган. Шул ук елны аны Күчмә театрда режиссер Кәшифә Тумашева сәхнәләштергән. Димәк, Резеда Гарипова моннан 60 ел элек куелган спектакльне кабат сәхнәгә кайтара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading