16+

Кремль яры буенда шугалак быел да ачылачак

Ул декабрь башында эшли башлар дип көтелә. Аңардан кала Казанда тагын унсигез шугалак барлыкка киләчәк. Прокатка бирү пунктларына 3700 пар тимераяк китереләчәк.

Ул декабрь башында эшли башлар дип көтелә. Аңардан кала Казанда тагын унсигез шугалак барлыкка киләчәк. Прокатка бирү пунктларына 3700 пар тимераяк китереләчәк.

Казан башкарма комитетында узган “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Светлана Вострикова шулай дип хәбәр итте. Аның әйтүенчә, быел “Казан-Арена” стадионында да шугалак ачыла.

– Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен шугалакларда балалар шәһәрчеге, кафе, прокат пунктлары да эшләячәк. Хәзерге вакытта боз катыру өчен әзерлек эшләре бара. Кремль яры буендагы шугалак, алдагы еллардагыча, бер чакрым озынлыкта булачак. Шулай ук Казан ипподромында да шугалак катырыла. Үткән елгы кебек ул “Хан сарае” дип аталачак, шунда ук Яңа ел чыршысы да куелачак, – дип сөйләде Светлана Вострикова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading