16+

Корбаганга дигән малларны сату, чалуга рөхсәт бары тик карантин чараларын узгач кына бирелә

Корбан бәйрәменә Татарстанга мөгезле вак терлек алып керүчеләр аеруча зур игътибар үзәгендә. Бәйрәмгә берничә ай булса да, нәкъ менә шушы вакытта эшмәкәрләр сарыкларны республикага алып керә башлый да инде. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистлар белән очрашуда әйтүенчә, аларны сату, чалуга рөхсәт бары тик карантин чараларын узгач кына бирелә.

Корбан бәйрәменә Татарстанга мөгезле вак терлек алып керүчеләр аеруча зур игътибар үзәгендә. Бәйрәмгә берничә ай булса да, нәкъ менә шушы вакытта эшмәкәрләр сарыкларны республикага алып керә башлый да инде. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистлар белән очрашуда әйтүенчә, аларны сату, чалуга рөхсәт бары тик карантин чараларын узгач кына бирелә.

– Гадәттә, сарыкларны безгә якын урнашкан төбәкләрдән алып керәләр. Ә аларда аеруча куркыныч булган йогышлы авырулар күп таралган. Башкортстанда – тилчә булса, африка чумасы белән авырган очраклар Чувашия республикасында еш күзәтелә, – ди Габделхак Мотыйгуллин.
Шулай да белгечләр Казахстан республикасыннан алып кергән терлекләргә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген әйтә.   

– Кайберәүләр сарыкларны әлеге республикалардан арзан бәягә генә алып керә. Узган ел Башкортстанда нәкъ менә шуның аркасында тилчә авыруы таралды.  Казахстаннан сарыкларны рөхсәтсез алып керү нәтиҗәсендә, никадәрле терлек зыян күрде. Тилчәне тикшерүе бик авыр. Аны бары тик федераль институтлар гына тикшерә ала. Шуңа күрә сарыкларны алып керү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр безнең киңәшләргә колак салсын иде. Имин булмаган төбәкләрдән терлекләрне рөхсәтсез алып керү турында сүз дә булырга мөмкин түгел, – диде Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшләр бүлеге башлыгы Александр Козлов.

Имин булмаган төбәкләрнең тулы исемлеген исә Баш ветеринария идарәсенең сайтыннан карап була.         
Шулай ук белгечләр йорт хайваннары хуҗаларының да бик җаваплы карауларын сорый. Аларга ике ай чагында котыру авыруына каршы прививка ясарга кирәклеген әйтте. Ул барлык дәүләт ветеринария учреждениеләрендә бушлай ясала.  
– Халык бөтен җаваплылыкны аңлап бетерсен иде. Алар еш кына теге яки бу проблема миңа кагылмас дип уйлый. Кайбер чаралар бушлай уздырыла. Иң мөһиме – вакытында дөрес диагноз кую, – ди Александр Козлов.

Аның әйтүенчә, әлеге вакытта республика аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча имин санала. Соңгы тапкыр себер түләмәсе 2014 елда Кукмара районында ачыкланган иде. Хайваннарда очрый торган йогышлы авыруларның 80 проценты кешеләрдә дә очрый. Узган ел Россиядә африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, тилчә, котыру, нодуляр дерматит кебек куркыныч авырулар булуы ачыкланган.
– Безнең республикага якын булган төбәкләрдә терлекләрнең йогышлы авырулар әледән-әле ачыкланып тора. Әлегә без күп кенә авырулар буенча имин булып саналабыз, шул исәптән, бруцеллез авыруы буенча да. Ләкин мондый күрсәткечләргә ирешү елдан-ел авырлаша. Терлекләрне рөхсәтсез алып керү сәбәпле, без гел куркыныч астында торабыз. Алар белән республикага авырулар да керергә мөмкин, – ди белгеч.  

Шуңа күрә моны булдырмый калу максатыннан, бруцеллез авыруын тиз арада ачыклау өчен өчен терлекләрне елга ике тапкыр тикшерәләр. Татарстанда мөгезле эре терлекләрдә лейкоз авыруы да ачыкланып тора. Кешеләргә куркыныч булмаса да, аның сөтен кайнатмыйча эчәргә ярамый, ди белгечләр.
Шулай ук республикага мөгезле эрек терлекләрдә очрый торган нодуляр дерматит авыруы да керергә мөмкин.
Александр Козлов әйтүенчә, соңгы өч елда Россиядә нодуляр дерматит авыруы теркәлгән. Узган ел әлеге авыруның 43 очрагы күзәтелгән. Шуның кырыгы – Идел буе федераль округында. Мәсәлән, Саратовта – 24, Оренбургта – 11, Самарада – 3, Ульян өлкәсендә – 1, Башкортстанда бер очрак теркәлгән.
– Быел без әлеге хәлне Татарстанда да көтәбез. Авыруны кисәтү максатынан бер миллионга якын вакцина дозасы сатып алдык, – диде ул.
Җитәкче әйтүенчә, бүген итҗтимагый сектор белән бергә, шәхси хуҗалыкларда да вакцина эшләре алып барыла.
 
– Без республикадагы барлык мөгезле эре терлеккә 100 процент вакцина кертергә тиешбез. Бу процедура Татарстанның барлык территориясе буенча әлеге авыруга каршы торырлык көч бирер дип уйлыйбыз. Бүген нодуляр дерматит акрынлап Россиянең төрле киңлекләренә үтеп керә бара. Шуңа күрә бу планда эш актив алып барылачак, – дип аңлатты Александр Козлов.     
Узган ел инспекторлар 727 тикшерү уздырган. Ветеринария өлкәсендәге хокук бозуның 805 очрагы теркәлгән. Терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч булып саналган йогышлы авырулар Татарстан территориясенә үтеп кермәсен өчен ЮХИДИ һәм ЭЭМ белгечләре стационар постларда тәүлек буе күзәтү алып бара.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading