16+

Контактлы зоопаркларны тыярга җыеналар

Россиядә күчмә дельфинарийлар һәм контакт зоопаркларны тыярга җыеналар. Ставрополь краеннан Дәүләт Думасы депутаты һәм Гомумроссия халык фронтының үзәк штабы рәистәше Ольга Тимофеева өйдә кыргый хайваннарны асрауны да тыярга чакыра. Закон проекты хайваннарга карата рәхимсез мөгамәлә өчен административ, аерым очракларда исә җинаять җаваплылыгына тартуны да күз уңында тота.

Ринат Чиспияков, Татарстанда Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсенең лицензияләү, дәүләт исәбен алу, кадастр һәм хайваннар дөньясы объектларын куллануны тәртиптә тоту бүлеге җитәкчесе:

- Контактлы зоопаркларны бөтенләй тыйганчы, аларның эшчәнлеген контрольдә тоту, анда яши торган хайваннарның яшәү шартларын, ашату рационнарын, алар белән нинди белгечләр эшләвен тикшереп тору күпкә отышлырактыр. Зоопаркта хайваннар ач тормыймы, аларны ветеринарлар күзәтәме - һәрберсе тикшерелергә тиеш. Күчмә дельфинарийлар һәм контактлы зоопаркларның реестрын булдыру да комачау итми. Аларда тотыла торган хайваннар исәптә торырга тиеш. Циркларга бәйләнгән кеше юк бит, чөнки анда махсус белгечләр эшли. Аларга карата шикаятьләр юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading