16+

Киләсе елда 243 көн эшлибез, 122 көн ял итәбез

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әзерләнгән календарь нигезендә, 2018 елда 243 эш көне булачак, аның тугызы – бер сәгатькә кыскартылган эш көне (22 февраль, 7 март, 28 апрель, 8 май, 9 һәм 14 июнь, 20 һәм 29 август, 29 декабрь), дип хәбәр итә Татар-информ. Киләсе елда татарстанлыларны 122 ял көне, шул исәптән 18 бәйрәм көне һәм ике өстәмә ял көне көтә.

Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе һәм 1992 елның 19 февралендә кабул ителгән «Татарстан республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы Татарстан республикасы законы (2016 елның 29 сентябрендә дөнья күргән Татарстан республикасы законы редакциясендә) нигезендә, Татарстанда түбәндәге көннәр эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала:
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар – Раштуа;
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме;
9 май – Җиңү көне;
12 июнь – Россия көне;
30 август – Татарстан республикасы көне;
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь – Татарстан республикасы Конституциясе көне;
Ураза бәйрәме;
Корбан бәйрәме.
Ай календаре һәм элек-электән килгән традицияләр нигезендә, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көне Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә.

Ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, 2018 елда түбәндәге ял көннәре башка көнгә күчерелә:
6 гыйнвар – 9 мартка;
7 гыйнвар – 2 майга;
28 апрель – 30 апрельгә;
9 июнь – 11 июньгә;
29 декабрь – 31 декабрьгә.

Фото: news.sputnik.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading