16+

Хатын-кызларны көчләүчеләрдән саклаучы «куркынычсызлык беләзеге» уйлап тапканнар

Бирмингемның Алабама университеты галимнәре хатын-кызлар өчен "куркынычсызлык беләзеге" уйлап тапканнар. Әлеге беләзек хатын-кызларга һөҗүм иткән вакытта аларны саклап калырга ярдәм итәчәк, дип ышандыра галимнәр.

Беләзек хуҗасына куркыныч янаганда ул экстрен хезмәтләргә аның координаталары белән сигнал җибәрә. Ул шулай ук тирә-юньдәгеләрне җәлеп итү өчен, тавыш чыгарып, җинаятьчене куркытырга да мөммкин. Беләзек тән температурасын һәм кан басымын тикшереп тора һәм ул гадәти хәрәкәтләрдән гадәти булмаганнырын аерырга сәләтле.

Галимнәр фикеренчә, әлеге беләзек, талаучы һәм көчләргә җыенучылардан котылырга гына түгел, ә теләсә кайсы вакыттта үзләрен начар хис итә башларга мөмкин булган өлкәннәргә һәм инвалидларга да ярдәм итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading