16+

Керемгә салымны 15 процентка җиткерергә җыеналар

Россия Хөкүмәтендә керемгә салымны 13 тән 15 процентка кадәр арттыру мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта «Ведомости» басмасы федераль түрәләргә сылтама ясап хәбәр итә.

Россия Хөкүмәтендә керемгә салымны 13 тән 15 процентка кадәр арттыру мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта «Ведомости» басмасы федераль түрәләргә сылтама ясап хәбәр итә.

Финанс министрлыгы, нефтьчеләр өчен файдалы казылмалар чыгаруга салымнарны арттырганда, экспорт пошлинасын нульгә калдыру һәм бөтен икътисад өчен иминият кертемнәрен 22 процентка кадәр киметү турында тәкъдимнәр әзерләгән.

Моннан тыш, Хөкүмәттә азык-төлек, балалар товарлары һәм даруларга кагыла торган өстәмә бәягә салымның 10 процентлы ташламалы ставкасын гамәлдән чыгару мөмкинлеге карала. "Ведомости" чыганагы сүзләре буенча, әлегә бу тәкъдимнәр хуплау тапмаган.

Премьер-министрның матбугат сәркатибе Наталья Тимакова Хөкүмәттә төрле мәсьәләләр каралуы, әмма аларның барысы да әлегә фикер алышу стадиясендә булуын искәртте.

Моңа кадәр дә «Ведомсти» физик затларның керемнәренә салымны арттырырга мөмкиннәр, дип хәбәр иткән иде инде. Әмма аны кабул итмәделәр. Ул чагында РФ финанс министры Антон Силуанов бу яңалыкларга каршы чыкты.

Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X