16+

Казанның үрнәк сырхауханәсе ремонттан соң ачылды

Соңгы алты елда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә барлыгы 2260 медицина объекты яңартылып, заманча җиһазландырылган. Сырхауханәләрне модернизацияләү программасы медицина өлкәсендә төп бурычларның берсе.

Соңгы алты елда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә барлыгы 2260 медицина объекты яңартылып, заманча җиһазландырылган. Сырхауханәләрне модернизацияләү программасы медицина өлкәсендә төп бурычларның берсе.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ремонттан соң ачылган Казанның 2нче шәһәр балалар сырхауханәсендә һәм “Казан” университет клиникасында булды.

“Казан” университет клиникасы – күп профильле медицина комплексы. Клиника 2015 елда 2нче республика клиник хастаханәсе, 2нче ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, 2нче шәһәр хастаханәсе берләшүдән барлыкка килгән. Заманча технологияләр, ремонттан соңгы мохит пациентларга уңайлыклар тудыра.

Шмид урамындагы 2нче балалар сырхауханәсендә барлыгы 32,5 мең хезмәткәр исәпләнә. Ул Вахитов районындагы 17 яшькәчә балаларга, шулай ук 28 балалар бакчасы, 20 мәктәпкә медицина ярдәме күрсәтә. Бина ачылган 2001 елдан бирле биредә капиталь төзекләндерү булмаган. Ремонттан соң сырхауханәдә диспансеризация үтүчеләр өчен аерым ишек, авырулар өчен икенче керү юлы булдырылган. Бу пациентлар өчен тагын да җайлылык тудыра.
– Бу – соңгы
 өч елда туган балалар арасында үлем очраклары теркәлмәгән бердәнбер сырхауханә. Мин аны шәһәрнең үрнәк сырхауханәсе итеп куяр идем. Капиталь төзекләндерү программасы Казанның ун сырхауханәсен, филиаллар белән бергә 20 бинаны колачларга ярдәм итте. Ремонт эшләре инде төгәлләнеп килә, – ди Казанның баш педиатры Гөлсинә Хуҗиева.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңартылган балалар мәйданчыгын, педиатрия, тернәкләндерү бүлеген, пациентларның теркәлү урынын, дәвалау гимнастикасы кабинетларын караганнан соң, кечкенә пациентлар өчен биредә тудырылган уңайлы шартлар белән кызыксынды.
Гөлсинә Хуҗиева әйтүенчә, кечкенә пациентлар өчен генә түгел, сырхауханә хезмәткрләре өчен дә хәзер биредә уңайлы. Өстәмә дәвалану кабинетлары булдыру мөмкинлеге туган.

– Элегрәк педиатрларга бер кабинетта авыруларны өчәр смена кабул итәргә туры килсә, хәзер табиблар ике сменада эшли. Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлыклар җитәрлек. Пациентларның карталары саклану өчен махсус урын каралган. Әти-әниләр табибларга электрон инфоматлар аша языла ала, – ди Гөлсинә Хуҗиева.
 
2нче балалар сырхауханәсенең баш табибы Александра Любомудрова әйтүенчә, ремонт эшләре белән берәттән бина заманча җиһазландырылган. Әйтик, рентген кабинеты яңартылган. Әлеге аппарат пациент өчен куркынычсыз. Сурәтләрне дә төгәл төшерергә ярдәм итә. Ашказаны авыруларын тикшерү өчен ФГДС кабинеты һәм клиник-биохомия лабораториясе төзекләндерелгән. Төзелеш эшләре өчен республика бюджетыннан барлыгы 155 миллион сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат үзәге.

Сырхауханәләрне модернизацияләү турында Россия Президенты Владимир Путин да еш искәртә. Әлеге программа өчен былтыргы белән чагыштырганда, быел федераль бюджеттан күбрәк акча бүлеп бирелгән. Балалар сәламәтлегенә аерым игътибар күрсәтелә. Россия Президенты карары белән киләсе өч елда Россия төбәкләренә балалар сырхауханәләрен төзекләндерү өчен һәр ел саен 10 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

“Хастаханәләр, ашыгыч ярдәм хезмәте машиналары заманча җиһазландыралчак, тәҗрибәле белгечләр белән тәэмин ителәчәк. Барлык авыл халкына оператив, шул ук вакытта югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш. Балалар сырхауханәләрен төзекләндерү өчен хөкүмәткә төбәкләр белән берлектә бар нечкәлекләре уйланган график булдырырга кирәк”, – дигән иде Владимир Путин чыгышында.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading