16+

Казанның Азино бистәсендә янгын чыккан (ФОТО)

Янгын сүндерүчеләр Азинода янгын чыккан күпкатлы йорттан 10 кешене чыгарган.

Казанның Азино бистәсендә янгын чыккан (ФОТО)

Янгын сүндерүчеләр Азинода янгын чыккан күпкатлы йорттан 10 кешене чыгарган.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Хәбәр Казан шәһәре 112 экстрен хезмәте номерына бүген 14 сәгать 49 минутта килгән. Урынга 7 һәм 10нчы янгын-сүндерү часте чыккан.

Төтен күрше фатирларга үтеп керә башлаган. Яна торган йорттан газдан саклану хезмәткәрләре 10 кешене чыгарган. Янгын 15 сәгать 07 минутта сүндерелгән.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading