16+

Казанлылар минераль суны күбрәк эчә башлаган

Халык арасында өйдәге краннан түгел, ә кибеттән шешәле су сатып алып куллану гадәткә кергән. Халык ни өчен суны сатып алуны кулайрак күрә?

Казанлылар минераль суны күбрәк эчә башлаган

Халык арасында өйдәге краннан түгел, ә кибеттән шешәле су сатып алып куллану гадәткә кергән. Халык ни өчен суны сатып алуны кулайрак күрә?

Дәүләт Алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге бу темага кулланучылар арасында сораштыру уздырган. Сорауларга барлыгы 194 кеше җавап биргән. Баксаң, сораштыруда катнашучыларның 97,4 проценты суны сатып ала икән. Шунысы да бар: кешенең яртысыннан күбрәге минераль суга өстенлек бирә.
С ораштыруда катнашучыларның 61,7 проценты, сусауны басар өчен, кибеттән су ала. Кайберәүләр нәкъ менә крандагы суның сыйфатыннан шикләнгәнгә сатып алуны кулайрак күрә. 13,9 процент респондентка су ризык әзерләү, юлда эчү, башка конкрет сәбәпләр өчен кирәк. Суны кеше күбесенчә үзе сатып ала, өйгә китертүчеләр алты гына процент.

Суны сайлаганда, күпләр аның тәменә, сыйфатына игътибар итә. Шулай ук бәясе дә роль уйный. Шешәнең уңайлылыгына кызыгып сайлаучылар да бар. Кешеләрнең 71,1 проценты үзебездә җитештерелгән суларга өстенлек бирә. Шунысы да кызык: иң популяры булып 0,5 литрлы шешәдәге сулар санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading