16+

Казанда ир-атлар 8 мартта 888 метрга чабачаклар

Казанда 8 март көнне, гүзәл затларга багышлап, 888 метрлы марафон уздырылачак. 18 яшьтән алып теләгән һәр ир-ат әлеге марафонда катнашып, якынына бүләк ота алачак. Чараның төп тамашачысы гүзәл затлар булачак. Марафон Үзәк стадионның җиңел атлетика манежында 10.00 сәгатьтә башлана. Финишка беренче килгән 50 кешегә бүләк биреләчәк. Марафонда катнашу өчен номер...

Казанда 8 март көнне, гүзәл затларга багышлап, 888 метрлы марафон уздырылачак. 18 яшьтән алып теләгән һәр ир-ат әлеге марафонда катнашып, якынына бүләк ота алачак. Чараның төп тамашачысы гүзәл затлар булачак.

Марафон Үзәк стадионның җиңел атлетика манежында 10.00 сәгатьтә башлана. Финишка беренче килгән 50 кешегә бүләк биреләчәк. Марафонда катнашу өчен номер алганда үзең белән паспортың булуы мөһим. Анысы катнашучыларны яшь категориясе буенча гадел бүлү өчен кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading