16+

Казанга тарихчылар җыела

3-5 апрель көннәрендә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Җыенда Россиянең 35 төбәгеннән, Татарстанның 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашуы көтелә.

3-5 апрель көннәрендә Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены узачак. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра. Җыенда Россиянең 35 төбәгеннән, Татарстанның 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән 350 вәкил катнашуы көтелә.

Программа кысаларында җыен делегатлары Россия төбәкләрендәге татар авыллары тарихына һәм Татарстанның архив эшләренә багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныша алачак. Шулай ук «Тарихи-мәдәни мирасны, төбәкләр үсешенең тарихын һәм перспективаларын, Татарстан торак пунктларын һәм Россия чикләрендәге татар дөньясын өйрәнүдә һәм саклауда галимнәрнең, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең һәм җәмәгать эшлеклеләренең роле» дигән темага түгәрәк өстәлдә, «Татар бистәләрен саклап калу һәм үстерү» дип аталган сессиядә катнашачак.
4 апрель көнне җыенның пленар утырышы уза. Бу көнне төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен «Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренү язмаларының фәнни-методик тәкъдимнәре» һәм «Төбәк тарихын өйрәнүчеләр тикшеренүләренең Бердәм архив мәгълүматы системасы фәнни-белешмә потенциалы» дип исемләнгән методик семинарлар да оештырыла.
Килгән кунаклар өчен мәдәни программа да каралган, алар Башкортстанның «Туган тел» татар җырын яшь башкаручылар бәйгесенең төрле елларда җиңүчеләре катнашында гала-концерт һәм Пермь крае Барда районы һәвәскәрләренең «Безнең милли мәдәни мирасыбыз» дип исемләнгән концертын караячак.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading