16+

Казанга автобусларның керүе чикләнә

Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачак шәһәрләргә автобусларның керүе 1 июньнән 17 июльгә кадәр чикләнә.

Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачак шәһәрләргә автобусларның керүе 1 июньнән 17 июльгә кадәр чикләнә.

Бу таләп түбәндәге очракларга кагылмый:

Спорт ярышлары маршрутларында пассажирлар һәм йөкләр йөртүче, Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы приказы белән расланган, “Россия-2018” оештыру комитеты билгеләгән формалардагы махсус рөхсәте булган автобуслар;

Казан аша да узучы муниципаль, муниципальара һәм төбәкара маршрутларда даими рәвештә пассажирлар йөртүче автобуслар. Әлеге автобуслар спутник элемтәсе аппараты белән җиһазландырылган һәм “ЭРА-ГЛОНАСС” дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат челтәрендә теркәлгән булырга тиеш. Шулай ук бу автобусларның кайда булулары, юнәлеше һәм тизлеге турындагы хәбәрне ГЛОНАСС яки башка глобаль спутник элемтәсе аша “Россия Федерациясендә футбол буенча 2018 ел чемпионаты транспорт дерекциясе” коммерциячел булмаган автоном оешмасына тапшыра алу мөмкинлеге булуы зарур.  Бу автобусларның хуҗалары үз автобусларының Казан териториясенә керергә планлаштырулары турында алда әйтеп үтелгән коммерциячел булмаган оешмага хәбәр бирергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бу эчтәлектәге автобусларны Казан территориясенә кертү турында карар кабул итте.

Чикләүләр Россия Федерациясе Президентының 2018 елда Дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү чорында иминлек чаралары турында 2017 елның 9 маенда кабул иткән 202 санлы указы нигезендә кертелә.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading