16+

Казанда «Җәяүле кичүе» ункөнлеге бара

Казанда 20 февральгә кадәр "Җәяүле кичүе" ункөнлеге бара. Ул җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренең санын киметүне максатында үткәрелә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәрләренә караганда, быел башкалада 131 юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, 157 кеше төрле авырлыкта имгәнүләргә дучар булган. Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары...

Казанда 20 февральгә кадәр "Җәяүле кичүе" ункөнлеге бара. Ул җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләренең санын киметүне максатында үткәрелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәрләренә караганда, быел башкалада 131 юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, 157 кеше төрле авырлыкта имгәнүләргә дучар булган. Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары аварияләрнең 47 процентын тәшкил итә.

"Җәяүлеләр кичүе" ункөнлеге кысаларында инспекторлар җәүлеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләрне һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучы җәяүлеләрне ачыклаячаклар.

Сүз уңаеннан. 1 июльдән Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертеләчәк. Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә юл аша чыкканда яки юл читеннән барганда, җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаргыч элементлы әйбер тагарга тиеш булалар. Әлеге таләпне үтәмәгән җәяүле 500 сум күләмендә штрафка тартылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading