16+

Казанда Россия архивының 100 еллыгына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция булды

Казанда Россия архивының 100 еллыгына багышланган «Пергаменнан цифрга» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Россиянең төрле төбәкләреннән, 20 чит илдән белгечләр катнашты анда. Чара кысаларында дәүләт архивында сакланган сирәк документларны тәкъдим иткәннәр.

Казанда Россия архивының 100 еллыгына багышланган «Пергаменнан цифрга» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Россиянең төрле төбәкләреннән, 20 чит илдән белгечләр катнашты анда. Чара кысаларында дәүләт архивында сакланган сирәк документларны тәкъдим иткәннәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны күргәзмәдә тәкъдим ителгән архив документлары аеруча кызыксындырган: Туктамыш хан мөһеренең күчерелмәсен, Татарстан Президенты бабаларының метрика кенәгәсен җентекләп караган. «Архив документлары зур мәгънәгә ия. Республикада архивларны үстерү буенча махсус дәүләт программасы кабул ителгән, соңгы елларда без шактый уңышларга сөенә алабыз. Республика архивы, муниципаль архивлар тәртипкә китерелде. Без бүген сөйләшкән әйберләр 500-1000 елдан бездән соңгы яшь буынга кызык булачак», – дигән чыгышында Президент. Ә менә шул документларны саклау мәсьәләсе, киләчәк буынга тапшыру юллары хакында конференция кысаларында сөйләшкәннәр.

Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларны Казанга кунакка да чакырган. «Хәзер Казанда бик үк уңайлы да түгелдер, карлар эреп беткәч, шәһәр тагын да матурланачак. Безгә җәй көне Футбол буенча дөнья чемпионатына килегез. Ә киләсе елга сезне WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында көтеп калабыз», – дигән Президент. Рөстәм Миңнеханов яңа төзекләндерелгән Татарстан Дәүләт архивы бинасын да караган, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Капиталь ремонт кысаларында, бинада тулысынча инженер-техник челтәрләр алыштырылган, лифтлар яңартылган, бина диварлары керамик гранит белән тышланган. Бинаны төзекләндерү 290 миллион сумнан артыкка төшкән. Татарстан Дәүләт архивы рәисе Ирада Әюпова исә моны күп дип санамый, һәр документны иминиятләштерү миллионнар белән исәпләнә икән. «Бу документлар бәяләп бетергесез», – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading