16+

Казанда әкияти шәһәрчек ачыла

Бу атнада 16 декабрь көнне сәгать 18.00дә Казанда Кремль яры буенда әкияти шәһәрчек эшли башлаячак.

Бу атнада 16 декабрь көнне сәгать 18.00дә Казанда Кремль яры буенда әкияти шәһәрчек эшли башлаячак.

Быел шәһәрчек үзенең матурлыгы белән халыкны тагын да шаккатырачак. Биредә Кыш бабай йорты янәшәсендә эльфлар авылы барлыкка киләчәк. Анда эльфлар мәктәбендә укып диплом да алырга мөмкин. Эльфлар төп сәхнәдә яңа ел спектакльләрен сәхнәләштерәчәкләр.

Шәһәрчектә яңа ел бәйрәмнәре вакытында мультфильмнар күрсәтәчәкләр, биредә хәтта төньяк боланнарын да күрү мөмкинлеге бар. Әкияти шәһәрчек 28 гыйнварга кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading