16+

Казанда этләр өчен бульвар булачак

Казанның Гарифьянов урамында этләр өчен бульвар, велосипед юлы һәм шугалагы булган киң җәяүле юл ачылачак. Төзелеш эшләре кар эреп бетүгә башлана.

Казанның Гарифьянов урамында этләр өчен бульвар, велосипед юлы һәм шугалагы булган киң җәяүле юл ачылачак. Төзелеш эшләре кар эреп бетүгә башлана.

Җәяүле юл шәһәр хакимиятенә 29 миллион сумга төшәчәк. Мондый бульвар төзү идеясе белән халык үзе чыккан. Казанда яшәүче һәр кеше үзе теләгән җирдә парк, сквер кебек «яшел зона» ачу инициативасы белән чыга ала. Моның өчен бары тик Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте порталына үз мөрәҗәгатеңне язарга кирәк. Өч ел эчендә республика районнары, шәһәрләрендә барлыгы 267 парк, сквер, яр буйлары, җәяүле урамнар төзекләндерелгән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading