16+

Казанда дөрес туклану мәсьәләләре буенча “кайнар линия" оештырыла

Барыбыз да дөрес тукланмауның күп кенә авырулар килеп чыгуга бер сәбәпче булуын беләбез. Тик күп очракта туклану рационы кулга нәрсә эләгә, шуны ашаудан гыйбарәт.

Барыбыз да дөрес тукланмауның күп кенә авырулар килеп чыгуга бер сәбәпче булуын беләбез. Тик күп очракта туклану рационы кулга нәрсә эләгә, шуны ашаудан гыйбарәт.

Дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү максаты белән 16 нчы мартта, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан, Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе "кайнар линия" хезмәте тәкъдим итә.

Бу көнне (843) 273-34-85 телефоны аша белгечләр дөрес туклану мәсьәләсенә кагылышлы барлык сорауларга җавап бирәчәкләр. "Кайнар линия" иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр эшләячәк (12.00 - 12.45 сәгатьтә төшке ял вакыты).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading