16+

Казанда азрак сүгенәләр?!

ZOOM MARKET агентлыгы уздырган социологик сораштырудан күренгәнчә, иң күп сүгенүчеләр Пермьдә яши икән.

ZOOM MARKET агентлыгы уздырган социологик сораштырудан күренгәнчә, иң күп сүгенүчеләр Пермьдә яши икән.

Беренче унлыкта Воронеж, Иваново, Оренбург, Тамбов, Чиләбе, Кемерово, Брянск, Ростов-на-Дону һәм Липецк шәһәрләрен күрергә була. Мәскәү белән Санкт-Петербург 18 һәм 23нче урында. Казан исә 30нчы урында тора.

Сораштыруда 18 яшьтән алып 54 яшькә кадәрге 3 мең кеше катнашкан. Аларның һәрберсенә «Сез сүгенәсезме?», «Сез еш сүгенәсезме?», «Сез бүген сүгендегезме?» сорауларын биргәннәр. Тикшеренүчеләр фикеренчә, яшьләргә норматив булмаган лексика кулланучы артистлар һәм YouTube каналы начар тәэсир итә икән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading