16+

Казан Ратушасында концерт сезоны ачыла

Элеккеге Дворяннар Җыены залларында Федор Шаляпин, Сергей Рахманинов, Александр Скрябин һәм башка данлыклы мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясаган. 14 февраль көнне 18.00 сәгатьтә Россия сәхнәсе йолдызлары белән берлектә Казанның иң яхшы иҗади төркемнәре катнашында «My Funny Valentine» дип аталган концерт узачак. Ул юкка гына 14 февраль көнне үткәрелми, чөнки әлеге чараның...

Элеккеге Дворяннар Җыены залларында Федор Шаляпин, Сергей Рахманинов, Александр Скрябин һәм башка данлыклы мәдәният эшлеклеләре чыгыш ясаган.

14 февраль көнне 18.00 сәгатьтә Россия сәхнәсе йолдызлары белән берлектә Казанның иң яхшы иҗади төркемнәре катнашында «My Funny Valentine» дип аталган концерт узачак. Ул юкка гына 14 февраль көнне үткәрелми, чөнки әлеге чараның төп темасы артистларның, Казан кунакларының һәм тамашачыларының шәһәребезгә карата ярату хисе булып тора.

Гашыйклар көненә багышланган концертның беренче өлешендә артистлар башкаруында классик музыкасы, арияләр, татар композиторларының романслары яңгыраячак. Икенче өлештә танылган джаз әсәрләре һәм My Funny Valentine дөнькүләм хитын тыңлап булачак.

Концерт 2 сәгать дәвамында барачак. Тамашачылар өчен тәнәфестә буфет эшлиячәк.

«My Funny Valentine» концерты Казан шәһәре Туризмны үстерү комитеты, Казан Ратушасы администрациясе, JazzLine клубы белән берлектә оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading