16+

«Казан» гаилә үзәгендә хәйрия узышы үтте

«Казан» гаилә үзәге янында «I Love Running» дөрес йөгереш мәктәбе белән "Балаларга сәламәт йөрәк" хәйрия фонды оештырган хәйрия узышы үтте. Ярыш 9 яшьлек Ярослав Сухаревның йөрәгенә операция ясау өчен акча җыюга багышланган иде. Әлеге ярышта катнашучылар «Казан» гаилә үзәге тирәли 1 километр араны йөгереп узды. Спорт чарасы команда һәм шәхси...

«Казан» гаилә үзәге янында «I Love Running» дөрес йөгереш мәктәбе белән "Балаларга сәламәт йөрәк" хәйрия фонды оештырган хәйрия узышы үтте.

Ярыш 9 яшьлек Ярослав Сухаревның йөрәгенә операция ясау өчен акча җыюга багышланган иде.

Әлеге ярышта катнашучылар «Казан» гаилә үзәге тирәли 1 километр араны йөгереп узды. Спорт чарасы команда һәм шәхси этапларда узды. Җиңүче командаларга истәлекле медальләр, ялгыз йөгерүчеләргә браслетлар тапшырылды.

Чара программасында оттырышсыз лотерея да бар иде. Катнашучыларны Гашыйклар көне белән котлау өчен флешмоб оештырган һәм конкурста җиңгән парны бүләкләү каралды. Бәйрәм игелек һәм мәхәббәт символы булган йөрәк формасындагы 300 шарны һавага очыру белән тәмамланды.

Оештыручылар белдергәнчә, хәйрия чарасы нәтиҗәләре буенча нәни Ярослав Сухаревның йөрәгенә операция ясауга 117 мең 715 сум акча җыелган, дип хәбәр ителә tatar-inform.ru сайтында.
Фото tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading