16+

Казан ашханәсендә эчәк таякчыгы табылган

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, Казанның Большая Красная урамындагы ашханәдә эчәк таякчыгы табылган.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, Казанның Большая Красная урамындагы ашханәдә эчәк таякчыгы табылган.

Тикшерү барышында "Домашняя столовая"ның шактый гына кагыйдә бозу очраклары ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләре хезмәткәрләрнең һәр кешедән соң өстәлне җыештырмауларын күрсәтте. Шулай ук ашханәдә юа һәм дезинфикцияли торган чаралар да юк иде. Салатлар да тиешле суыклыкта сакланылмаган, – дип хәбәр итә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе.

Ә эчәк таякчыгы кешеләр куллана торган подносларда табылган. Болардан тыш,  эшкә кабул иткән вакытта персонал да медицина тикшеренүен тулысынча узмаганлыгы ачыкланган. Шулай ук ризыкларның авырлыгы да менюда күрсәтелгәнгә туры килмәгән.
  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading