16+

Кариев театры начар күрүчеләр өчен спектакль куйды

Бүген, 20нче май көнне, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) спектакле күзләре начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарий бирү юлы белән беренче спектакль күрсәтте.

Спектакльгә Казан шәһәренең “Сукырлар җәмгыяте”, Балтач районы “Сукырлар җәмгыяте”, “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе”  әгъзалары килгән иде.

Проект Алишер Усмановның “Яңа караш” хәйрия фонды  программасы кысаларында “Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе” белән берлектә тормышка ашырыла. 

Тифлокомментарийны әлеге өлкә буенча Татарстанда бердәнбер татар телле белгеч Гөлүсә Закирова башкарды.

Фотолар - Кариев театры сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading