16+

Кар киткәч машина йөртүчеләрнең рәхәте бетә

Рөстәм Миңнеханов яшел зоналарда машиналарын калдырган йөртүчеләрне штрафка тарту буенча законга кул куйды. Әлеге закон үз көченә ун көннән соң керәчәк.

Кар киткәч машина йөртүчеләрнең рәхәте бетә

Рөстәм Миңнеханов яшел зоналарда машиналарын калдырган йөртүчеләрне штрафка тарту буенча законга кул куйды. Әлеге закон үз көченә ун көннән соң керәчәк.

Газоннардан тыш, балалар һәм спорт мәйданнарында, хайваннарны йөртер өчен каралган махсус урыннарда, шулай ук йорт янындагы хуҗалык территорияләрендә калдырылган машина йөртүчеләргә дә штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, яшел зона дип чәчәкләр үскән һәм гомумән теләсә нинди яшеллек булган территорияләр саналачагын да белеп торырга кирәк.   
Дөрес, әлеге закон яшел зоналар чыккач кына “эшли башлаячак”. Димәк, кар беткәнче шоферлар тыныч күңел белән йөриячәк, дөресрәге, машиналарын куеп калдырачак әле.  

Штраф күләме физик затларга - 2-3,5 мең, дәүләт хезмәтендәге кешегә – 5-20 мең, юридик затларга – 50-100 мең сум булачак. Штрафлар муниципалитет казнасына барачак.
Әгәр гражданнар һәм юридик затлар хокук бозуларны булдырмый калу, авария, гадәттән тыш хәлләрне бетерү, оборона чараларын үтәү максатыннан яшел зонага керсәләр, штраф салынмаячак дип искәртелә.

Исегезгә төшерәбез, яшеллек булган территорияләрдә машина калдырган өчен шоферлардан штраф түләтү Казанда моңа кадәр дә бар иде, әмма узган ел башында Татарстанның Югары суды әлеге чараларны законсыз дип тапты. Ул чакларда күпләр штрафларын суд аша да кайтарып йөрде әле. Ләкин узган ел ахырында “Россиядә җирле үзидарәләрне оештыру турындагы гомуми принциплар” законга төзәтмәләр кертелгәч, муниципалитетларга штрафлар салырга рөхсәт ителде.  

Фото: vopros-otvet.avo.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading