16+

Кан белән эшли торган синтезатор уйлап табылган

Кан белән эшли торган синтезатор - физиклар Луиджи Гальвани белән Алессандро Вольта тәҗрибәләренә мәдхия.

Кан белән эшли торган синтезатор уйлап табылган

Кан белән эшли торган синтезатор - физиклар Луиджи Гальвани белән Алессандро Вольта тәҗрибәләренә мәдхия.

Until I Die («Әлегә мин үлмим») инсталляциясенең авторы – Мәскәү медиарәссамы Дмитрий Морозов. Канлы махсус батареялар тавыш композициясен тудыручы синтезаторның модулен туендыра. Җайланманың дизайны ХIХ гасырда электрга бәйле тәҗрибәләрнең гравюралары рухында эшләнгән.

Әлеге хыялын тормышка ашыру өчен рәссам 18 ай эчендә үзенең 4,5 литр канын сарыф иткән, махсус эретмә ярдәмендә аның күләмен 7 литрга җиткергән, калган 200 граммын презентациягә хәтле аңардан сәхнәгә чыгар алдыннан алганнар.

Бер яктан, проект гомернең тиз узуын һәм йөрәк тибешен символлаштыра: аппарат сигез сәгать дәвамында эшли, аннан соң аны сүтәләр. Икенче яктан – ул донорлык темасын яктырта.

Шулай ук революциянең бер гасырлк юбилеена император токымыннан булган князь Ростислав Романов каны белән сәгать чыгарылганы да мәгълүм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading