16+

Иҗтимагый палата ярдәм күрсәтергә әзер

Тормышта төрле четерекле мәсьәләләр килеп тумыйча калмый. Мондый чакларда төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Республикада хакимият органнары белән беррәттән Иҗтимагый палата барлыгын да хәтерегездән чыгармагыз. Шәһәрләрдә һәм районнарда Иҗтимагый палатаның башлангыч оешмалары гамәлдә.

Иҗтимагый палата ярдәм күрсәтергә әзер

Тормышта төрле четерекле мәсьәләләр килеп тумыйча калмый. Мондый чакларда төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Республикада хакимият органнары белән беррәттән Иҗтимагый палата барлыгын да хәтерегездән чыгармагыз. Шәһәрләрдә һәм районнарда Иҗтимагый палатаның башлангыч оешмалары гамәлдә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында 14 ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы үзенең секция утырышын үткәрде. Аның эшендә Дәүләт Советы депутатлары, муниципаль берәмлекләр һәм министрлыклар белән ведомстволар каршындагы җәмәгать советлары вәкилләре, Иҗтимагый палата һәм җәмәгать оешмалары әгъзалары катнашты.

- Республикада кеше хокукларын яклауда Татарстан Республикасы Конституция судының ярдәме зур, үзара хезмәттәшлектә эшлибез,-дип әйтеп үтте үзенең кереш сүзендә Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин.

Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов та үз чиратында Иҗтимагый палатаның актив булуын әйтеп үтте. Конституция суды белән Иҗтимагый палата үзара хезмәттәшлекне алга таба да дәвам итү, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештыру турында киләшү кабул итте. Бушлай юридик ярдәм халыкка Конституция суды, Иҗтимагый палата, Татарстан республикасының кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, хакимият органнары хезмәткәрләре катнашындагы  очрашулар вакытында күрсәтелә. Мондый очрашулар республика шәһәрләрендә һәм районнарында эзлекле тәртиптә үткәрелеп килә.
Татарстан Иҗтимагый палатасының шәһәрләрдәге һәм районнардагы оешмалары арасында конкурс үткәрелә. Быелгы конкурста әле башлангыч оешмаларның барысы да катнашмаган. Анатолий Фомин җиңүчеләрне бүләкләде, калганнарны да конкурста катнашырга чакырды.

Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе урынбасары-гражданлык җәмгыяте институтлары белән багъланышлар буенча идарә җитәкчесе Роман Беляков та социаль эчтәлекле эшчәнлек алып баручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Президенты грантлары-премияләре бирелүен искәртте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Шакир Ягудин әйткәнчә, республикада коммерциячел булмаган 5,5 мең оешма эшли.

Секция утырышында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәләр органнары белән гражданлык җәмгыяте институтлары арасында үзара хезмәттәшлекне тагын да ныгыту зарурлыгы турында резолюция кабул ителде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading