16+

«Искиткеч әбиләр-2018» бәйгесе үткәрелә

Төмән татарлары 28 мартта “Искиткеч әбиләр – 2018” шәһәр татар фестиваль-бәйгесен уздырачак. Конкурсны Төмәннең Татар мәдәнияте үзәге оештыра, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Конкурсның максаты – үсеп килүче буынны тәрбияләүдә өлкәннәрнең ролен арттыру, гаилә кыйммәтләрен һәм татар халкының традицияләрен торгызу.

Конкурсның бурычлары:

    Гаилә мөнәсәбәтләре культурасын тәрбияләү
    Гаиләләрнең социаль һәм иҗади инициативасын хуплау
    Гаилә кыйммәзтләрен һәм традицияләрен үстерү
    Буыннан-буынга күчешне тәрбияләү
    Яшькә карамастан кеше мөмкинлекләре потенциалын ачу

Конкурста әби булган, милли традицияләрне уңышлы саклап килгән – туган телдә аралашкан, милли традицияләр нигезендә гаилә бәйрәмнәре үткәргән, татар милли ашларын әзерли белгән хатын-кызлар катнаша.

Татар-информ
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading