16+

«Ишегалдында кар сулары акмый»

Чәршәмбе көнне редакциябезгә безнең даими, тугры укучыбыз Хәмзә Гайнуллин бик борчылып килеп керде.

«Ишегалдында кар сулары акмый»

Чәршәмбе көнне редакциябезгә безнең даими, тугры укучыбыз Хәмзә Гайнуллин бик борчылып килеп керде.

– Ишегалдыбызны су баса. Йөреп тә булмый. Берәр ничек ярдәм итегез әле, – дигәч, без ул яшәгән йорт янына бардык.

Хәмзә абый Гайнуллин Бондаренко урамының 25нче йортында яши. Биредә өч еллар элек ишегалдындагы юлларны төзекләндергәннәр. Юллар яхшырган, тик менә яңгыр сулары агып китәр өчен хезмәт итә торган кое гына эшләми. Дөрес, без барганда, ишегалдында җыелып торган кар сулары юк иде. Хәмзә абый әйтүенчә, аларны машиналар йөреп, куып тараткан.
– Ике көн элек йөрерлек түгел иде. Кар сулары да эри, яңгыр да яуды. Җәй көне дә, язын-көзен дә шул бер үк хәл. Яңгыр яуса да асфальт юлдан йөрерлек булмый. Тротуардан, чәчәкләр утыртылган җирдән йөрергә мәҗбүр булабыз. Беренчедән, өлкән кешегә бик авыр булса, икенчедән, матур итеп үсеп утырган чәчәкләрне таптау да яхшы түгел бит.
Ул чагында күрше йорт ишегалды да төзекләндерелгән булган.

«Аларда хәлләр ничек соң?» – дип кызыксындык Хәмзә абыйдан.
– Аларныкы беренче көннән бирле бик яхшы эшли. Ә безнекенең эшләгәне дә булмады. Юлларны төзекләндерәләр дип сөенгән идек башта югыйсә. Ләкин башын алса – койрыгы, койрыгын алса башы ябыша торган карга хәлендә калдык, ахры, – дип көрсенә ул.

Укучыбызга ярдәм итәргә теләп, 8 (843) 236-41-23 телефоны буенча, авария хезмәтенә шалтыраттык. Алар безнең гозерне тыңладылар һәм «якын көннәрдә әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын табарбыз» дип вәгъдә бирделәр.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading