16+

Ирегеннән мәхрүм ителүчеләр саны кимегән

2018 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республиканың төзәтү учреждениеләрендә һәм тикшерү изоляторларында 11200 кеше утыра.

2018 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республиканың төзәтү учреждениеләрендә һәм тикшерү изоляторларында 11200 кеше утыра.

Ирегеннән мәхрүм ителүчеләр, алдагы ел белән чагыштырганда, 6 процентка кимегән. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ведомство башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Хиалиев шулай дип белдерде. Колонияләрдә хөкем ителгән кешеләрнең саны билгеләнгән нормативтан узмаса да, тикшерү изоляторларында җәзасын үтәүчеләр уртача 10-12 процентка артык.

Тикшерү изоляторларының шыплап тулуы проблемасын хәл итү өчен, "Җинаять-җәза системасы үсеше (2017-2025 еллар)" федераль максатчан программасы проектына Казанда 930 урынга тикшерү изоляторы төзү тәкъдиме кертелгән, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Хөкем ителгәннәрнең 80 проценттан артыгы төрмәдә авыр һәм аеруча кискен җинаятьләр өчен утыра, 28 проценты – үтерү һәм сәламәтлеккә күрәләтә зыян салганы, һәр дүртенчесе рәшәткә артында – наркотикларның законсыз әйләнеше өчен. 13 проценты талау өчен ирегеннән мәхрүм. Хөкем ителгәннәрнең 70 проценттан артыгы – төрмәгә кабат эләгүчеләр.

Эдуард Хиалиев тоткынлыкта булучылар җитештергән продукция күләменең артуын да хәбәр итте. 2014 елда ул  680 млн сум булса, үткән ел  896 млн сумны тәшкил иткән. Утырыш эшендә катнашкан Татарстан премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, былтыр 19 нчы колониядә консервланган ризык җитештерү линиясе дә ачылган.
– Бүген җәзасын үтәүче 4 мең 215 кеше төрле юнәлештә эшли, – диде Песошин.

Аның сүзләренчә, төп бурычларның берсе булып төзәлү юлына аяк баскан кешене җәмгыятькә кайтару кала. Сүз укыту, хезмәт адаптациясен кайгырту, туганлык җепләрен торгызу турында бара. Учреждениеләрдә 9 хезмәт адаптациясе үзәге һәм 1 җитештерү остаханәсе булдырылган. Хөкем ителгәннәргә белем бирү 9 һөнәри училищеда алып барыла.

– 2016-2017 уку елында 2176 хөкем ителгән кеше белем алды, әмма монда гына туктап калырга ярамый, – диде премьер-министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading