16+

Ир-атлар мәни бизе рагына бушлай тикшеренә ала

Бүген, 18 ноярбь көнне, ир-атлар мәни бизе рагын бушлай тикшертә ала.

Ир-атлар мәни бизе рагына бушлай тикшеренә ала

Бүген, 18 ноярбь көнне, ир-атлар мәни бизе рагын бушлай тикшертә ала.

Сәгать 17.00дән 18.00гә кадәр Ямашев проспекты 7нче йортта урнашкан “Оргсинтез” бассейны тирәсендә ир-атлар өчен бушлай ПСА анализы тапшыру мөмкинлеге булачак. Бу 50 яшьтән 69 яшьлек ир-атларга кагыла. Мәни бизе рагын билгеләнгәндә ПСА анализы бик мөһим. Анализ нәтиҗәләрен ахырдан кешеләрнең телефоннарына шалтыратып әйтәчәкләр.
Мәни бизе рагы ир-атларда очрый торган онкология авырулары арасында беренче урында тора. Беренче стадиядә ул билгеләрсез уза. Гадәттә, 60 яшьтән узганнарда ешрак очрый. Югыйсә, авыруны башлангыч стадияләрендә ачыклау, аны 85 процент очракта тулысынча дәваларга мөмкинлек бирә.

фото: ponchikov.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading