16+

Интернетта алдану кызга бәхет китергән

Бөек Британиядә яшәүче Эмма Перье, ялгызлыгыннан котылырга теләп, танышулар сайтында теркәлә. Уңыш елмая – аңа шунда ук 34 яшьлек Ронни исемле бик матур ир-егет яза башлый.

Бөек Британиядә яшәүче Эмма Перье, ялгызлыгыннан котылырга теләп, танышулар сайтында теркәлә. Уңыш елмая – аңа шунда ук 34 яшьлек Ронни исемле бик матур ир-егет яза башлый.

Эмма белән Ронни арасындагы виртуаль җылы аралашу бик озак айларга сузыла, ләкин ир очрашырга ашыкмый.

Ләкин хатын-кызны алдап буламы соң?! Монда нәрсәдер ялган икәнлеген чамалап, Эмма дус кызы белән тикшерү үткәрә һәм Ронниның әллә ни матурлык белән дә аерылып тормаучы 53 яшьлек гади төзүче икәнлеген ачыклыйлар. Ул дистәләгән хатын-кызга шулай виртуаль мәхәббәт хатлары язып, күңел ачарга ярата икән. Ә фото – Төркия актеры Адем Гузелнеке. Эмма, ачуы килеп, Адемга аның фотосын законсыз файдаланулары хакында хат язып җибәрә. Гаҗәп, актер да аңа җавап бирә һәм алар аралаша башлый. Кызыклы тарих мәхәббәт белән тәмамлана: бүген Эмма белән Адем бергә һәм бик бәхетлеләр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading