16+

Инкассатор өчен миллион сум акча бирелмәячәк

23 нче гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә 60 миллион сум акча алып качкан инкассатор Игорь Богаченконы табуда дөрес мәгълүмат бирүчегә Саклык банкы (Сбербанк) бер миллион сум премия вәгъдә иткән иде.

23 нче гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә 60 миллион сум акча алып качкан инкассатор Игорь Богаченконы табуда дөрес мәгълүмат бирүчегә Саклык банкы (Сбербанк) бер миллион сум премия вәгъдә иткән иде.

Инкассатор тотылды, акчаны да өлешләп таба торалар, тик премиянең беркемгә дә бирелмәве мәгълүм булды. Банкның "Татарстан банкы" бүлеге матбугат сәркатибе Ләйсән Кәримова әйтүенчә, Игорь Богаченко республиканың хокук саклау органнары оештырган махсус операция вакытында тотылган, гади халыктан исә шалтыратулар булмаган.

Россия Саклык банкы президенты Герман Грефф Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин исеменә рәхмәт хаты юллаган.

Исегезгә төшерәбез, Игорь Богаченко һәм Илья Кострубинны берничә көн элек Марий Эл республикасының Петропавлово авылында кулга алындылар. Полиция хезмтәкрәләре өйгә бәреп кергәндә алар уен приставкаларында уйнап утыра торган булган.

Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре Саклык банкына 50 миллионнан артык акчаны табып, кире кайтарганнар. Калган акчаларны эзләү дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading