16+

Ике тоннага якын икмәк сыйфатсыз дип табылган

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, былтыр барлыгы 1,8 тонна кондитер эшләнмәләрен һәм икмәк ризыкларын кулланыштан алганнар.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, былтыр барлыгы 1,8 тонна кондитер эшләнмәләрен һәм икмәк ризыкларын кулланыштан алганнар.

Күбесе кибет киштәләреннән куллану вакыты чыгу, гигиена нормаларына туры килмәү, саклау шартлары дөрес булмау, товарда җитештерүче турында мәгълүмат тиешенчә язылмау аркасында алынган. Күзәтчелек ведомствосы барлыгы 6,3 мең ипи ризыгы һәм кондитер эшләнмәләрен тикшергән. Товарда ГМО, пестицид кебек зарарлы матдәләр ачыкланмаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Роспотребназдор идарәсе матбугат үзәге.
Укучыбыз Хәмзә абый Гайнуллинның да редакциягә берничә мәртәбә сыйфатсыз ипи алып килгәне булды. «Кисеп җибәрүем булды, уалды да китте. Кашык белән генә ашарлык, чебешләрем дә юк ичмасам, аларга ашатыр идем», – дип зарланган иде ул соңгы килүендә. «ШК» журналистлары бу ипи җитештерүчеләрне ачыклап, икмәк пешерү производствосы җитәкчелеге Хәмзә абыйдан гафу да үтенгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading