16+

Игорь Крутой Казанда «Игелекле дулкын» Бөтенроссия фестивален башлап җибәрә

Казанда “Игелекле дулкын” (“Добрая волна”) Бөтенроссия фестивале хәрәкәте кузгалып китәчәк.

Казанда “Игелекле дулкын” (“Добрая волна”) Бөтенроссия фестивале хәрәкәте кузгалып китәчәк.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә бу турыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.

– Талантлы балаларның, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең иҗат сәләтләрен үстерү – шәһәр хакимияте үткәрә торган социаль сәясәтнең бер юнәлеше. Игорь Крутой җитәкчелегендәге Популяр музыка академиясе белән берлектә Казанда “Игелекле дулкын” Бөтенроссия фестивале хәрәкәтен башлап җибәрәбез, – диде Дамир Фәттахов.

Казанда 30 ноябрьдә “Академия” концертлар залында Игорь Крутойның Мәскәүдәге, Санкт-Петербургтагы, Казандагы һәм илебезнең башка шәһәрләрендәге шәкертләренең гала-концерты була. Анда “Новая волна”, “Балалар Евровидениесе” җиңүчеләре, талантлы балалар, шулай ук Игорь Крутой белән Динә Гарипова да чыгыш ясый. Программаны актер Александр Олешко алып бара. Концерт видеоязмасы Яңа ел алды көннәрендә НТВ каналында күрсәтеләчәк.

– Фестивальләрдә милли телдә дә җыр башкарырга мөмкин. Безнең республика күп милләтле бит, – дип, җавап кайтарды Дамир Фәттахов, кызыксынып биргән соравыма.
Киләсе елда “Игелекле дулкын” фестиваленә Россиянең башка шәһәрләре дә кушылып китәчәк.

– Проект зур булыр, – дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. – Әлегә илебез эчендә генә эшлибез. Ләкин, безнең мөмкинлекләр, Казанда халыкара проектларны гамәлгә ашырганда тапкан күпсанлы дуслар белән бу проектны халыкара югарылыкка күтәрербез. Бу фестиваль бик мөһим, һәр балада талант бар. Авыру балалар да үзләренең иҗатларын күрсәтсен. “Игелекле дулкын” йөрәге Казанда булыр, аның җылы дулкыны Россия төбәкләренә һәм чит илләргә таралыр.

Казанда 6-7 декабрьдә “Игелекле Казан. Хәйриячелек: төбәк тәҗрибәсе” II нче ачык форум була. Дамир Фәттахов үзенең чыгышында әйтеп үткәнчә, форумга Казан, Татарстан шәһәрләре һәм районнары, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси, Ульяновск, Архангельск, Түбән Новгород, Пенза, Самара һәм башка шәһәрләр вәкилләре килә.

– “Подари жизнь” хәйрия фонды директоры Екатерина Чистякова, Добро Mail.Ru сервисы җитәкчесе Александра Бабкина, “Детям о важном” проекты продюсеры Наталья Ремиш, Игелекле шәһәрләр бердәмлеге җитәкчесе Дарья Буянова, Россия Президенты грантлары фонды генераль директоры Илья Чукалинның катнашуы аеруча әһәмиятле, – диде Дамир Фәттахов.

Фото: ivona.bigmir.net

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading