16+

«Игелек кәрҗине»н бергәләп тутырыйк

Казанда 3 мартта ягъни шимбә көнне “Пятерочка”, “Перекресток” һәм “Карусель” кибетләрендә 14.00-18.00 сәгатьләрдә “Игелек кәрҗине” хәйрия чарасы үткәрелә. Бу яңалык “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әйтелде.

Казанда 3 мартта ягъни шимбә көнне “Пятерочка”, “Перекресток” һәм “Карусель” кибетләрендә 14.00-18.00 сәгатьләрдә “Игелек кәрҗине” хәйрия чарасы үткәрелә. Бу яңалык “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әйтелде.

– Теләге булган һәр кеше күпмедер күләмдә азык-төлек сатып алып, шуны мохтаҗларга күчтәнәч-хәер рәвешендә тапшыра ала. Әлбәттә инде, кешеләр сатып алганны гына көтеп утырмыйбыз, үзебезнең хисаптан да продукция күчерәчәкбез, – диде “Пятерочка” кибетләре челтәренең Идел буе дивизионы директоры Дмитрий Торопов.

“Игелек кәрҗине” (“Корзина доброты”) социаль марафоны “Русь” азык-төлек фонды тарафыннан оештырыла. Казаннан соң эстафетаны Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм Новосибирск шәһәрләре дәвам итә.
– Татарстанда төрле милләтләр, төрле дини конфессияләр дус-тату булып яши. Мондагы христиан һәм ислам диннәре әһелләре бергәләшеп тә хәйрия чаралары оештыралар. “Игелек кәрҗине” акциясен Казаннан башлап җибәрү тәкъдимебезне Татарстан Республикасы хөкүмәте хуплап кабул итте, – диде “Русь” хәйрия фонды җитәкчесе Виктория Крисько.
Әлеге фонд үзенең биш ел эшчәнлеге дәверендә мохтаҗларга 20 мең тонна азык-төлек тараткан. Ай саен илебезнең төрле төбәкләрендәге 150 меңнән артык кеше азык-төлек ярдәме ала.

– Татарстан халкының өчтән бер өлеше өлкән яшьтәгеләр. Җитмеш мең кеше-ялгызаклар. Берүзләре генә гомер кичерүчеләрнең күбесе авылныкылар, андыйлар шәһәрләрдә дә бар. Быелның 3 мартындагы хәйрия акциясендә җыелган азык-төлек Биектау, Кайбыч, Балык Бистәсе районнарында яшәүче өлкән яшьтәге ялгызакларга җибәреләчәк. Казанга якын районнар алынды. Әгәр “Игелек кәрҗине” актив эшли башласа, без азык-төлек күчтәнәчләрен һәр районга да җибәрәчәкбез, – диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Виктория Крисько әйткәнчә, хәйрия акциясе 3 март белән генә чикләнми. Теләге булган предприятиеләр, оешмалар һәм кешеләр башка көннәрдә дә мохтаҗларга күчтәнәч җибәрә ала. Бу гамәлне башкару тәртипләре “Русь” азык-төлек фондының рәсми сайтында күрсәтелгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading