16+

Грипп буенча «кайнар элемтә» ачылды

Грипп, шулай ук кискен тын юлы авырулары буенча сораулары булган Татарстан халкы «кайнар элемтә» аша Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Идарә тармагының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шалтыратулар 22 гыйнвардан 5 февральгә кадәр 9.00-17.00 сәгатьләрдә кабул ителә. «Кайнар элемтә» телефоннары: 238-52-11 һәм 238-96-84.

Белгечләр грипптан саклану битлекләрен киеп йөрү, балаларны эпидемия көчле булган урыннарда авыру йоктырудан саклау ысуллары турында сөйләячәк, температура режимы турында киңәшләрен бирәчәк һәм башка шуның ише сорауларга җавап табарга булышачак.
Сүз уңаеннан, хәзергә Татарстанда авыру дәрәҗәсе эпидемия чиген узмаган, республикада грипп очрагы теркәлмәгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading