16+

Гармунчылар ансамбле юбилей уздыра

Күренекле баянчы Рамил Курамшин оештырган гармунчылар ансамблен озак еллар Роберт Гарипов җитәкли. Ул ансамбльне талантлы җырчылар, гармунчылар, биючеләр белән тулыландыра. Концерт бригадасы оештырып, авылларда, шәһәрләрдә, шифаханәләрдә чыгышлар ясый алар. Репертуарларында халкыбызның моңлы һәм шаян җырлары урын алган. Күптән түгел Тынычлык бистәсендәге мәдәният сараенда концерт куеп халыкны куандырып киттеләр. Концертны караганнан...

Күренекле баянчы Рамил Курамшин оештырган гармунчылар ансамблен озак еллар Роберт Гарипов җитәкли. Ул ансамбльне талантлы җырчылар, гармунчылар, биючеләр белән тулыландыра. Концерт бригадасы оештырып, авылларда, шәһәрләрдә, шифаханәләрдә чыгышлар ясый алар. Репертуарларында халкыбызның моңлы һәм шаян җырлары урын алган.

Күптән түгел Тынычлык бистәсендәге мәдәният сараенда концерт куеп халыкны куандырып киттеләр. Концертны караганнан соң күңелдә шатлык һәм горурлык хисләре уянды. Аларны тыңлап җанга сихәт аласың.

Үзем җырчы да, баянчыда түгел, шулай да Тынычлык бистәсеннән Химиклар мәдәният сараена кадәр барып, аларның репетицияләрен карап утырырга яратам. Җитәкчеләре Роберт Гарипов 20 ел буе шушы үзешчән артистлар бригадасы белән эшли.

Ул ансамблне яшәтүгә күп көч куя. Аларның чыгышын тыңлаганда үзеңне сихри дөньяда итеп хис итәсең. Андагы җырчыларның һәркайсы талантлы. Ансамбльгә килгән талантлы кешеләрне кире бормый ул. Роберт әфәнденең хезмәт җимешләрен җитәкчеләр дә күрсен иде.

28 февральдә Химиклар мәдәният сараенда ансамбльнең юбилее узачак. Әлеге концертта халкыбызның үлемсез җырларын алар кабат яңгыратачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading