16+

Фәрит Бикчәнтәев Станиславский исемендәге халыкара премия лауреаты булды

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Россия театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» 22нче Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты булды.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Россия театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» 22нче Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты булды.

Лауреатлар исемлегендә шулай ук Мариинский театры генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, Евгений Вахтангов исемендәге театр директоры Кирилл Крок, Россиянең халык артисткасы Алла Демидова һәм башкалар керде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading