16+

Февральдән транспорт чараларына техник карау үткәрү тәртибе үзгәрә

Россиядә 22 февральдән транспорт чараларына техник карау үткәрүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Хөкүмәтнең бу турыдагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында игълан ителде.

Россиядә 22 февральдән транспорт чараларына техник карау үткәрүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Хөкүмәтнең бу турыдагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында игълан ителде.

Хәзер автомобильчеләрдә авария сәбәпле, туктап тору билгесе һәм янгын сүндергеч кенә түгел, ә “аптечка” да булырга тиеш. Руль көчәйткечендә ватылулар һәм кимчелекләр булса, яңа регламент нигезендә, андый машинаны йөртү тыела. “Шипалы” тәгәрмәч файдаланылган вакытта транспорт чарасының дүрт тәгәрмәче дә шундый булуы мәҗбүри.
Автомобильчеләргә төссез яки оптик детальләр куллану, фараларга “тонировка” ясау, шулай ук конструкциядә каралган тәрәзә чистарткычларны һәм тәрәзә югычларны алып ташлау тыела.
Россиянең икътисади үсеш министрлыгы ялган техник карауларга җәзаны кырысландыру таләбе белән чыккан иде. Техник карау узмаган автомобильләрне файдалануга рөхсәт биргән операторны ягъни техник карау уздыручы оешманы 10 мең сумга штрафка тарту тәкъдим ителә. Берничә кеше үзара килешенеп, шушы ук гамәлне кылса, аларга дүрт елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Техник карау узмаган машинаны йөртүчеләрне 800 сум штрафка тарту тәкъдим ителә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading