16+

Фатир алу өчен иң яхшы вакыт җитте

Декабрь аенда торакка бәяләр кинәт артырга мөмкин. Күчемсез милек агенты Алсу Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, гадәттә, ел азагында торак базарында ажиотаж күзәтелә.

Декабрь аенда торакка бәяләр кинәт артырга мөмкин. Күчемсез милек агенты Алсу Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, гадәттә, ел азагында торак базарында ажиотаж күзәтелә.

– Кеше ел буе туплаган акчасын милеккә кертергә ашыга. Яңа ел нәрсә алып  киләсен белеп булып. Акча үз бәясен югалтыр дип куркучылар да бар. Хәзер банклар кредит өчен еллык ставкаларны киметтеләр. Фатир бәяләре дә чагыштырмача тотрыклы саклана. Шуңа да декабрьгә кадәр фатир алу отышлы, – ди Алсу Мөхәммәтҗанова. Фатир сатып алучыларның күбесе “икенчел торак базар”ын сайлый. Яңа торакта бәяләр кыйммәтрәк. Шуңа да күпләр “черновой отделка”, ягъни эчке эшләр башкарылмаган фатир алырга тырыша. Андый фатирлар уртача 2 миллион сум тирәсе тора. Дөрес, фатирның ничәнче катта, йортның урнашу урынына, нинди төзелеш материалыннан эшләнгәненә, подрядчы оешмага карап бәяләр үзгәрә. Икенчел торак базарында исә ремонт ясалган бер бүлмәле “хрущевка”ларны шул бәягә сатып алырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading