16+

Дәрес вакытында яшүсмерләр укытучыга һәм укучыларга балта белән һөҗүм иткән (ФОТО, ВИДЕО)

Бурятия башкаласы Улан-Удэ мәктәпләренең берсендә балта белән коралланган яшүсмер биш кешене җәрәхәтләгән, шуларның өчесе авыр хәлдә, дип хәбәр итә ТАСС.

Җирле вакыт белән 9:35 сәгатьтә Улан-Удэның Сосновый Бор бистәсе мәктәбенә өч яшүсмер килеп керә. Бина эченә кергәч битлекләр кияләр, рус теле һәм әдәбияты кабинетына яндыргыч сыекча салынган шешә ташлыйлар. Кабинетта бу вакытта 7 нче сыйныф укучылары була. Бурятия хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, укучылар һәм укытучы кабинеттан чыга башлагач, битлекле яшүсмерләр аларга тән җәрәхәтләре ясый.

Хастаханәгә дүрт кеше озатылган, шуларның өчесе - 7 нче сыйныф укучылары. Һөҗүм итүчеләрнең дә берсе яраланган, ул сак астында медицина учреждениесына китерелгән. Аның ике иптәшен эзләү дәвам итә.

Бурятия мәктәпләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән. Улан-Удэда җинаять кылуда шикләнелгән бер укучыга карата җинаять эше ачылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading