16+

Дөнья чемпионатына Камал театры билетларны 50 процент ташлама белән сата

Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак. Моның өчен ни бары җанатар паспорты – Fan-IDны күрсәтергә кирәк. Акция чемпионат вакытында тәкъдим ителгән (14 июнь – 6 июль) спектакльләргә генә кагыла.

Дөнья чемпионатына Камал театры билетларны 50 процент ташлама белән сата

Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак. Моның өчен ни бары җанатар паспорты – Fan-IDны күрсәтергә кирәк. Акция чемпионат вакытында тәкъдим ителгән (14 июнь – 6 июль) спектакльләргә генә кагыла.

Камал исемендәде Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов сүзләренчә, билетларны инде бүгеннән ала башларга мөмкин.  

Футбол бәйрәменә театр барлыгы 11 спектакль әзерләгән. 
-Мондый зур чараларны Казан беренче генә кабул итми инде. Универсиада, Су спорты буенча дөнья чемпионаты вакытында да Камал театры спектакльләр куйды. Инде бүген театрда туристлар саны артуы күренә. Бу синхрон тәрҗемә өчен кулланылган колакчыкларны алучылар саны артудан күзәтелә. Безнең театрда спектакльләр татар, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителә, - ди Илфир Якупов. 

Читтә яшәүче татарлар өчен дә театр сезонын озынайту зур мөмкинлек, ди театр директоры. Алар нәкъ менә якыннары, туганнарына кунакка килә торган чор бу. 
Татарстан Республикасы атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова сүзләренчә, театрның да үз футбол җанатарлары бар. 

-Футбол чемпионаты гомергә бер генә була торган зур вакыйга. Без милли культураны дөньяга чыгару өчен бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга тиеш түгел. Чемпионат узган 11 шәһәрнең тугызы рус телле, ә Саранск белән Казан гына милли республикаларны тәкъдим итәләр. Шуңа да безнең өстә шул миллилекне күрсәтү. Театр белән футбол охшаш, икесендә дә уйныйлар. Спортчыларның үз җанатарлары булса, театрларның да үз сөючеләре бар. Илдус Габдрахманов, Әсхәт Хисмәтов, Наил абый Дунаев белән без теләсә кайсы һава торышында үз футбол клубларыбыз өчен җан атарга йөрибез. Миңа футболда тренерның театрда режиссер кебек спортчыларны ачуы, уенны куюы ошый. Матч барышында ахыры ничек бетәсен белмәсәк тә, күп нәрсә тренердан тора. Футбол – ул тере спектакль, - ди Миләүшә Шәйхетдинова. 
Актриса үзе дә ике матчка билет алган.  

Фото - Камал театры сайтыннан алынды
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading