16+

«Десертка винегрет булмый»

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткән көннәрдә С. Рахманинов исемендәге «Белая сирень» фестивале узачак. Бу турыда Симфоник оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийның журналистлар белән очрашуы вакытында билгеле булды.

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары үткән көннәрдә С. Рахманинов исемендәге «Белая сирень» фестивале узачак. Бу турыда Симфоник оркестрның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийның журналистлар белән очрашуы вакытында билгеле булды.

Фестиваль программасына килгәндә, концертлар Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында 2, 16, 23, 30 июнь һәм 7 июль көннәрендә үтәчәк. Программада Сергей Рахманинов, Дмитрий Шостакович, Джордж Гершвин, Феликс Мендельсон, Николай Римский-Корсаков, Родион Щедрин, Сергей Прокофьев әсәрләре булачак.
– Мин моннан сигез ел элек Казанга килгәндә, безнең иҗади яктан нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне күрсәтә торган инструмент кирәклеген һәм оркестрның шул инструмент буласын белдем. Хәзер, күрәсезме, азмы-күпме әһәмиятле бер генә чара да оркестрдан башка узмый, – диде Александр Сладковский.
Шул ук вакытта Александр Сладковский әлеге мөһим спорт чарасы вакытында милли әсәрләрнең булмавының сәбәбен аңлатты: «Белая сирень» фестиваленең форматы башка.

– Бу фестивальдә милли әсәрләр уйналу каралмаган. Милли әсәрләр өчен без «Мирас» фестивален үткәрәбез. Әйткән булсалар, без чемпионат вакытында Нәҗиб Җиһанов исемендәге «Мирас» фестивален уздырыр идек һәм анда татар композиторлары әсәрләре яңгырар иде. Сез миңа десертка винегрет бирергә тәкъдим итәсез? Десертка – винегрет? – дип гаҗәпләнде Александр Сладковский, журналистлар соравына җавап итеп.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading