16+

Чыршы базарлары эшли башлый

Татарстанда 15 декабрьдән чыршы базарлары эшли башлый. Димәк, тиздән өйләрдә яшел чыршы исе аңкыячак. Яңа ел бәйрәменең төп кунагын быел базарда 300 – 1000 сумга сатып алып булачак.

Чыршы базарлары эшли башлый

Татарстанда 15 декабрьдән чыршы базарлары эшли башлый. Димәк, тиздән өйләрдә яшел чыршы исе аңкыячак. Яңа ел бәйрәменең төп кунагын быел базарда 300 – 1000 сумга сатып алып булачак.

– Бары тик махсус питомникларда үстерелгән, тиешле документлары булган чыршылар гына сатуга чыгарылырга тиеш, – ди Казан шәһәре башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылянов.  

Чыршы сайлаганда аның төсенә игътибар итергә онытмагыз – ул куе яшел булырга тиеш. Ылысларын кулыгыз белән уып карагыз, яңа гына питомниктан өзелгән “бәләкәч”тән хуш ис килергә, ә кулда май эзе калырга тиеш. Яхшы чыршының ботаклары да сыгылмалы була. Агачны берничә тапкыр җиргә бәреп алу да зыян итмәс, димәк, чыршы яңа гына кисеп алынган. Киселгән җирендә берничә сантиметр зурлыктагы соры линияләр булса да бу агачның өйдә озак тормаячагына ишарә.   
    
Казанда чыршыларны Яңа Савин районы (Адоратский урамы, Адоратский белән Ямашев проспекты киселешендә), Вахитов районы (Чехов урамы), Идел буе районы (Рихард Зорге урамы һәм Җиңү проспекты), Мәскәү районы (Декабристлар һәм Восстания урамы) территориясендә сатылачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading