16+

Чүп яндыру заводы Осиновода төзеләчәк

Казанда чүп яндыру заводы 2022 ел ахырында барлыкка киләчәк. Ул Казан читендәге Осиново бистәсе янында төзеләчәк. Төзелеш эшләре 28 миллиард сумга төшәр дип көтелә.

Казанда чүп яндыру заводы 2022 ел ахырында барлыкка киләчәк. Ул Казан читендәге Осиново бистәсе янында төзеләчәк. Төзелеш эшләре 28 миллиард сумга төшәр дип көтелә.

“АГК-1” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Игорь Тимофеев журналистлар белән очрашуда чүп яндыру заводының ни өчен Осиново бистәсендә төзеләчәген дә әйтте.
– Бердән, ул федераль трассага якын җирдә урнашкан. Анда Казаннан да, районнардан да килеп була. Ул үзәктә торачак. Икенчедән, ул территориядә электр, юл, су, канализация челтәрләре дә якыннан үткәрелгән. Хәзерге вакытта җирне завод төзелеше өчен күчерү эшләре бара, – диде ул, икеләнергә урын калдырмыйча.
 
Игорь Тимофеев үзенең чыгышында халык тарафыннан ялгыш уйланылган фикерләргә дә ачыклык кертте.
– Заводка теләсә нинди чүп эләгеп, начар газлар бүленеп чыга дип куркалар. Алар фәкать сортларга аерылып, икенчел чималга бармый торган каты көнкүреш калдыклар гына китереләчәк. Чүп китергән машиналар контрольдә тотылачак. Оператор дөрес китерелмәгән бер генә чүпне күрсә дә, аны махсус урынга алып куеп, чүпне сортларга аеру белән шөгыльләнә торган төбәк операторларына кире озатылып җибәреләчәк. Төбәк операторлары июль аенда билгеләнеләчәк. Алар чүпне аерым җыю, сортларга бүлү станцияләрен төзү, аерылган чүпне заводка китерү, икенчел чимал буларак кулланыла торганын тиешле урынга илтү белән шөгыльләнәчәк. Заводка нинди чүп килүе халыктан да тора, әлбәттә. Әгәр дә ул аңа җитди карый икән, заводта бары каты көнкүреш кадыклары гына яндырылачак. Сортларга аерылымаган чүпне яндыруга без үзебез дә каршы, – диде ул.

Икенче ялгыш фикер – бөтен чүпне дә икенчел чимал эшкәртүгә озату. Чүпне яндыру заводы төзүчеләр Европа илләре тәҗрибәсенә таяна. Бу өлкәдә иң зур нәтиҗәләргә ирешкән Германиядә чүпнең 60 проценты гына икенчел чималга озатыла. Калган 40 проценты – чүп яндыру заводына.
– Калган илләрдә ул 50 процентны тәшкил итә. Чүптән 100 процент икенчел чимал эшләү мөмкин түгел. Чүптән котылуның башка нәтиҗәле юлы булса, Европа чүп яндыру заводларын төзүне дәвам итмәс иде. Бүгенге көндә Литва белән Польшада да заводлар төзелә, – диде ул.

Журналистларның полигонда яткан чүпләрне дә яндырачаклармы дигән соравына спикер юк дип җавап бирде. Анда яңа җыелган чүп кенә китереләчәк. Полигоннарга килгәндә, анда да чүпләр үзләреннән-үзләре янып ята, начар исләр тараталар. Әмма андагы чүпнең янып ятуына заводка каршы булган кайберәүләр нишләптер онытып җибәрә, диде генераль директор.
Завод атмосфера яндыруы технологиясе буенча эшләячәк. Дөньяның 90 процент чүп яндыру заводы шул ысул ярдәмендә эшли. Чүпне яндырганда һава керсен һәм көл коелып төшсен өчен мич төбенә куела торган чуен рәшәткә кулланылачак. Аның ярдәмендә чүпне яхшылап киптерәчәкләр. Ул чүп янсын өчен һава агымын көйләп тора. Чүп башта бункерга бушатыла, аннан соң гына махсус казаннарга. Анда температура 1200-1260 градуска кадәр җитә. Халыкны өркеткән диоксиннар 900 градуста таркалып бетә, дип ышандыра белгечләр. Заводка батарейка һәм лампа ише  куркыныч калдыклар китерелмәячәк. Аларны контрольдә тотудан тыш, калдыкларның химик анализлары да ясалып торачак.

Чүп янганнан соң калган көл һәм шлаклар юл төзүгә яки төзелеш эшләренә озатылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading