16+

"Черек күл" шугалагы берничә көнгә ябылды

Казанда “Черек күл” шугалагы 8 гыйнварга кадәр ябылды. Боз мәйданчыгы техник сәбәпләр аркасында, кар күп яву сәбәпле, эшләми, дип җиткерә “Татарстан парклары һәм скверлары” дирекциясе.

Казанда “Черек күл” шугалагы 8 гыйнварга кадәр ябылды. Боз мәйданчыгы техник сәбәпләр аркасында, кар күп яву сәбәпле, эшләми, дип җиткерә “Татарстан парклары һәм скверлары” дирекциясе.

Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Шушы уңайдан бүген бозда 17.00 сәгатьтә булырга тиешле мастер-класс та күчерелә. “Черек күл” шугалагы 8 гыйнварда ачылыр һәм 9.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләр, дип планлаштырыла.

Искәртеп үтик, Казан парклары һәм скверларында “Паркларда кыш” программасы дәвам итә. “Черек күл” шугалагында 7 гыйнварда 18.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр “О” гаилә спектаклен, Горки-Әмәт урманында 15.00 сәгатьтә, “Калейдоскоп” паркында 17.00 сәгатьтә, “Крылья Советов”та 19.00 сәгатьтә “Ак тылсымчылар” урам театры тамашасын күрергә була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading