16+

Чаллы бәби-боксында тагын бер сабыйны калдырганнар

Чаллыдагы бәби-бокска ике айлык баланы ташлап калдырганнар.

Чаллыдагы бәби-бокска ике айлык баланы ташлап калдырганнар.

- Ял көнне 23 сәгать 50 минутта бәби-бокста сигнализация кабынды. Шунда ук хезмәткәрләребез аны чыгып тикшерде. Тартмага одеялга төренгән ике айлык кызны калдырып киткәннәр булып чыкты, - ди Кама балалар медицина үзәге матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина.

Бала янында ук памперслар, ашату өчен бутылка, соски салынган сумка да булган. Ана кеше нарасыен ни өчен калдырып киткәнен аңлатып хат та язган.

- Ул бу адымга баласына яхшы тормыш бирәсе килүдән барган дип аңладык. Баланы калдырып китүләре хакында хокук саклау, опека органнарына һәм попечительләргә хәбәр иттек. Хәзерге вакытта кыз медицина үзгендә тикшеренү уза. Кызның киләчәк тормышын Россия Федерациясе законына нигезләнеп хәл итәчәкләр, - ди Диләрә Эстрина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading