16+

Бюллетеньнәрнең “сөйләшә” торганнары да бар

Быелның 18 мартында – Россия Федерациясе Президентын сайлауларда Татарстандагы зур шәһәрләрдәге кайбер сайлау участокларында кешеләр “сөйләшә белә торган” бюллетеньнәр белән тавыш бирәчәк.

Быелның 18 мартында – Россия Федерациясе Президентын сайлауларда Татарстандагы зур шәһәрләрдәге кайбер сайлау участокларында кешеләр “сөйләшә белә торган” бюллетеньнәр белән тавыш бирәчәк.

Татарстанның Иҗтимагый палатасы белән Үзәк сайлау комиссиясе теләктәшлегендә Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбендә Президентлыкка кандидатларның төбәк сайлау штаблары вәкилләренең “Штаб планеркасы”нда әйтелде бу яңалык. Штаб “планеркасы” инде өченче мәрдәбә уздырылды, һәр чара онлайн-режимда эфирга тапшырыла. Аларны Татарстан Республикасының youtube-каналында (http://qoo.by/41HF), шулай ук “Вконтакте”да (https://vk.com/nashtarstan) карарга мөмкин.

– Сайлау участокларына 149 берәмлек электрон тавыш бирү комплексы һәм 42 берәмлек бюллетеньнәрне эшкәртү комплексы урнаштырыла, – дип таныштырды Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шахиәхмәтов. – Бюллетеньнәрне эшкәртү комплексы (КОИБ) кемгә тавыш бирелгәнлеген бюллетеньне урнага салган мизгелдә үк ачыкларга сәләтле. Махсус саклагыч челтәрле бюллетеньнәр бастырылды. Комплекс ягъни аппарат укый алсын өчен бюллетеньне урнага тиешле ягыннан салырга кирәк.
Компьютерда эшли белгән кешеләр өчен “электрон тавыш бирү” инде, гомүмән, могҗиза түгел. Электрон тавыш бирү челтәре (аппараты) Интернетка ялганмаган, шунлыктан, тавыш бирүгә читтән үзгәрешләр кертеп булмый. Мидхәт Шахиәхмәтов территориаль сайлау комиссияләренең һәм участок сайлау комиссияләренең онлайн-видеокамералар белән җиһазландырылачагын әйтте.

– Быелгы сайлауларның тагын бер яңалыгы бар: кеше кайда булса, шунда тавыш бирә ала, кайда теркәлгәнлегең киртә түгел. Теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясенә, участок сайлау комиссиясенә гариза язасың да, тавыш бирәсең. Бердәм дәүләт порталы һәм күп функцияле үзәкләр аша да тавыш биреп була, – диде Мидхәт Шахиәхмәтов.
“За чистые выборы” күзәтүчеләр корпусы” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте идарәсе әгъзасы Илнар Гыйрфанов сөйләгәнчә, Татарстан Иҗтимагый палатасы тарафыннан 2817 җәмәгать күзәтүчесе тупланган. Хәзер районнарда җәмәгать күзәтүчеләре өчен лекция-укулар бара.

“Штаб планеркасы”нда кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты, Росссиянең театр һәм кино артисты Михаил Пореченков та катнашты.
– Сайлауларга, һичшиксез, барам. Эштә, гастрольләрдә булсам да – кыенлык мәсьәләсе юк бит, теркәгеч талон аласың да тавыш бирәсең, – диде Михаил Пореченков. – 1990 еллардан аермалы буларак, хәзер сайлаулар колачлы кампаниягә әверелде. Халык күбрәк катнаша. Элек кешеләр:”Барып тормыйм, анда безнең өчен болай да хәл итәчәкләр”, – дип әйтә иде. Бүген безнең өчен беркем дә хәл итми, үз язмышыбызны үзебез хәл итәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading