16+

Бриллиант ханымның бриллиантларын читкә озатучы кулга алынган

Узган атнада Домодедово аэропортында Мәскәү — Тель-Авив рейсына утырту алдыннан тикшерү барышында хокук саклаучылар Пермь крае кешесенең эчке киемнәреннән кыйммәтле ташлар табып ала. Әлеге ханым кеше күрми торган җиренә 437 карат тирәсе бриллиант (якынча 8 миллион 250 мең сумлык) яшергән булган.

Ул үзен файдаланулары турында әйткән һәм таш хуҗаларының исемен атарга ризалашкан. Пенза өлкәсендә туып үскән “асылташ ташучы” ювелир кибетендә идән юуучы булып эшләгәндә аңа хуҗабикә асылташларны чит илгә чыгарырга тәкъдим итә. Хуҗабикәнең исеме дә Бриллиант икән.

Идән юуучы хатын моңарчы мондый эш белән шөгыльләнмәве турында белдергән, әмма полиция хезмәткәрләре аның Израильгә берничә тапкыр барып кайтканлыгын ачыклаган. Моны ул элек Израильгә ял итәргә баруы, хуҗабикә белән яхшы мөгамәләдә булганлыктан, аңа еш кына шундый бүләкләр ясап торуы белән аңлаткан.

Хокук саклаучылар әлеге ханымнан сорау алганда, кибет хуҗасы аның Тель-Авивка барып җитмәгәнлеген ачыклап, полициягә мөрәҗәгать итә. Ә берничә сәгатьтән полиция хезмәткәрләре аның өенә тентү белән килеп керә. Әлеге фатирда күпсанлы ювелир әйберләре, кыйммәтле ташларның берничә кибетккә җибәрелгәне турында документлар табыла.

Бриллиантлар хуҗасы Бриллиантның аңлатмасыннан күренгәнчә, өйдәге кыйммәтле әйберләрнең бер өлеше аның үзенеке, калганы дус-ишләренеке. Әлеге ханым узган ел үзе дә аэропортта тоткарланган һәм штрафка тартылган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading