16+

Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең сум урынына 50 мең алачаклар

Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды.

Рөстәм Миңнеханов «Ана даны» медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды.

Моннан соң биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең сум урынына 50 мең алачаклар. Алты һәм күбрәк бала тәрбияләгән аналарга өстәмә түләү 5 меңнән 10 меңгә кадәр артачак.
Исегезгә төшерәбез, «Ана даны» медале Татарстан кануны буенча 2005 елда гамәлгә кертелгән. Әлеге медаль биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән (тәрбияләүче) хатын-кызга бирелә. Медаль бирелгән вакытта балигъ булмаган балалар саны бердән дә ким булмаска тиеш. (Шул ук вакытта бишенче балага өч яшь тулгач кына бирелә.) Әлеге дәүләт бүләге балаларын лаеклы тәрбияләп, шәхес итеп үстергән, бала тәрбияләүдә үрнәк булып торган анага бирелә. Болардан кала, медаль алуның тагын бер шарты – Россия гражданлыгы булып, Татарстан территориясендә биш елдан озаграк яшәү.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading